Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган рәсем конкурсы

2020 елның 3 марты, сишәмбе

2020 елның 3 мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә рәсем конкурсы башланды. Конкурс «Тынычлык дөньясына» дип атала. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Конкурс 1-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә ике яшь категориясендә үткәрелә: 12-14 яшьлекләр һәм 15-18 яшьлекләр.

Эшләрне буяулар, карандашлар, фломастерлар һ. б. белән башкарырга, хәтта традицион булмаган рәсем техникасы кулланырга мөмкин. Нәтиҗәләр апрель аенда ук ясалачак, ә май аенда иң яхшы эшләр күргәзмәсе планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International