2020 елның 2 мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында дәрес үткәрелде.
20 нче мәктәп һәм 22 нче гимназиянең 5 нче сыйныф укучылары өчен дәресне ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова үткәрде. Ул балаларга учреждениедә нинди хокукый мәсьәләләр хәл ителүе һәм ГХАТ идарәсендә нинди документлар рәсмиләштерелүе турында сөйләде. Балалар ГХАТ идарәсе залларын күрделәр һәм архив белән таныштылар.