Лениногорск бала тудыру йортында «100 нче – Юбилей» сабый

2020 елның 3 марты, сишәмбе

2020 елның 3 мартында Лениногорск бала тудыру йортында 2020 елда туган 100 нче сабыйны тантаналы рәвештә өйгә озату булды. 2020 елның 28 февралендә Лениногорск шәһәре бала тудыру йортында Лев исемле малай «юбилейлы-100нче» сабый булды. Аның тууы белән әтиләре Илья белән әниләре Эльмира Кудашевлар күп балалы ата-аналар булды.

Бу истәлекле вакыйга белән әти-әниләрне Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова, ТР «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Роман Кобзарев, ТР «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» ДАССОның акушерлык-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары Николай Багаев, бала тудыру бүлегенең медицина хезмәткәрләре һәм туганнары котлады.

Тантаналы шартларда яңа туган сабыйның әти-әниләренә Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән акчалата сертификат һәм чәчәк бәйләме, туу турында таныклык, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган  истәлекле медаль тапшырылды. Сабыйга һәм әти-әниләренә нык сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш һәм гаиләдә тигезлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International