Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә гаилә институтын пропагандалауга зур игътибар бирелә. Биредә «ЗАГС» федераль басмасы аеруча зур роль уйный, анда Россия Федерациясенең бөтен территориясе буенча гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре белгечләре һәм җитәкчеләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаша.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе профессиональ журналда иң кызыклы проектларны һәм чараларны даими яктырта. 2 нче басмада бастыру өчен Россия Федерациясе ГХАТ органнарында никахны рәсми теркәүне популярлаштыруга һәм тематик көннәргә багышланган материал әзерләнде.