Түбән Кама мэры Айдар Метшин йөкләмәсе буенча шәһәр җитәкчеләре социаль челтәрдә рәсми аккаунт булдырдылар, шул исәптән Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе дә.
Чиновникларның аккаунтлары, беренче чиратта, халык белән аралашуның тагын бер формасы, шулай ук беренче чыганактан кызыклы мәгълүмат алу өчен яхшы мөмкинлек булдырылды.
Хәзер үзенең рәсми аккаунтында Бэлла Махотина гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә теге яки бу хезмәтне ничек тиз һәм уңайлы итеп алуы турында сөйли, гражданнарның сорауларына җавап бирә.