Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре февраль аенда иң популяр исемнәрне атадылар

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 2020 елның февраль аенда туучылар санына йомгак ясадылар һәм яңа туган балалар өчен иң популяр исемнәрне атадылар.

Февраль аенда ГХАТ Идарәсендә 195 бала теркәлде,малайлар күбрәк-100, кызлар-95. Беренчеләр 71 гаиләдә барлыкка килде, Түбән Каманың өч гаиләсендә игезәкләр туды.

Февраль аенда Түбән Кама әти-әниләре балаларын Леон һәм Леон, Авель һәм Камелия, Дамиан һәм Ника кебек сирәк исемнәр белән атады. Малайлар арасында популяр исемнәр Богдан, Роман һәм Тимур булды; кызларда исемнәре алда бара – Ева, София һәм Екатерина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International