ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 2 мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе инициативасы белән ел саен үткәрелә торган «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» муниципаль конкурсы старт ала. 


1
март, 2020 ел
якшәмбе

Туй мәҗлесеннән дә романтик һәм матуррак нәрсә юктыр мөгаен. Шуңа күрә дә әзерлек яшь парлар өчен чын сынау булырга мөмкин. Бу көн якынайган саен оештыру мәсьәләләре һәм беренче мөһим булган уртак карарлар кабул ителә. Туй тантанасын планлаштыру, чыннан да, җиңелләрдән түгел. Шулай да бу чынга ашырыла һәм кайчагында шактый мавыктыргыч та булырга мөмкин.

Нәкъ 60 ел элек 1 март көнне Көрәш-Бүләк авылында яшәүче Илдус һәм Зәрия  Җәләевлар тормышларын бергә бәйләгәннәр. Бүген алар өч баласының, дүрт оныгының һәм ике оныкчыгының кадер-хөрмәтендә гомер кичерүче бәхетле парлар.

Февральдә район ЗАГС бүлегендә яңа туган 7 бала теркәлгән. Бәбиләрнең 5 есе малай, 2 се кыз. Өч  бала  гаиләдә беренче һәм икенче булып туган. Ике бәби – өченче, тагын ике бәби – дүртенче булып дөньяга килгәннәр.

Масленица – яз җитүне, табигать уянуны символлаштыручы җылы һәм шатлыклы бәйрәм. Ә яз, билгеле булганча, яңа тормыш башлану һәм нәсел дәвамы белән ассоциацияләнә. Нәкъ менә шуңа күрә безнең ата-бабаларыбыз Май чабу атнасында өйләнешкән яшь кешеләрне аеруча хөрмәтләделәр һәм котладылар.


29
февраль, 2020 ел
шимбә

Май чабу - кышны озатып, язны каршылау бәйрәме, ул бик борынгыдан килә. Яр Чаллы шәһәренең Тантана сарае бу бәйрәмне киң куңел белән каршы алды. 29 февраль көннәрендә язылышырга килгән парларнын   һәммәсен, Май чабу бәйрәме уңаеннан, кайнар тәбикмәк һәм чәй табыны әзерләп көттеләр. 

Менә кыш тәмамланды һәм нәтиҗәләр ясар вакыт! Бала туу – һәр гаилә өчен бәхет! 2020 елның февралендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 40 сабый тууы теркәлде. Аларның 19 малай һәм 21 кыз. 

Рус традициясе буенча масленица бөтен җирдә яңа өйләнешүчеләр бәйрәме булып саналды.  Туйны Май чабу атнасында билгеләү яхшы билге иде. Халыкта «тормыш май кебек» – дигән гыйбарә бар. Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Май чабу атнасында 7 пар үзләренең никахларын теркәделәр.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Гакил Исхак улы һәм Халидә Зиннатулла кызы Гараевларның, Рәкип Нәҗип улы һәм Мөслимә Ногаман кызы Зариповларның алтын туйларын билгеләп үттеләр.


28
февраль, 2020 ел
җомга

«Татарстан АССРында никахлашкан гаиләләрне хөрмәтләү» проекты кысаларында, 2020 елның 28 февралендә «тимер» юбилярлар – Мөхтәрәмә Абдулла кызы һәм Гыйлемхан Мияссар улы Мияссаровларны хөрмәтләү тантанасы булды. Пар Бөгелмә районының Кодаш авылында уртак тормышларының 65 еллыгын – Тимер туйларын билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International