Рус традициясе буенча масленица бөтен җирдә яңа өйләнешүчеләр бәйрәме булып саналды. Туйны Май чабу атнасында билгеләү яхшы билге иде. Халыкта «тормыш май кебек» – дигән гыйбарә бар. Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Май чабу атнасында 7 пар үзләренең никахларын теркәделәр.
Май чабу китә, ә аның белән бергә кыш та бара. Яз үз көченә керә. Май чабу атнасында гаилә корган парларга гаилә тормышы озын һәм бәхетле булсын дип телисе килә.