Бөгелмә районының гаиләсен уртак тормышларының 65 еллыгы белән котладылар

2020 елның 28 феврале, җомга

«Татарстан АССРында никахлашкан гаиләләрне хөрмәтләү» проекты кысаларында, 2020 елның 28 февралендә «тимер» юбилярлар – Мөхтәрәмә Абдулла кызы һәм Гыйлемхан Мияссар улы Мияссаровларны хөрмәтләү тантанасы булды. Пар Бөгелмә районының Кодаш авылында уртак тормышларының 65 еллыгын – Тимер туйларын билгеләп үтте.

Ир белән хатынның тормыш юлы тулысынча туган авыллары белән бәйле. Алар бу җирдә туган, биредә үскән, олыгайган һәм үз гаиләләрен булдырган.

Гыйлемхан Мияссарович үзенең хезмәт эшчәнлеген 15 яшендә башлый – «Кызыл Куак» колхозында ат караучы булып эшли, чәчү эшләрендә катнаша. 1944 елда Гыйлемхан Мияссар улы Совет Армиясе сафларына алына һәм 1951 елга кадәр Кавказ чигендә хезмәт итә. Туган авылына кайткач, «Иркеннефть» нефть һәм газ чыгару идарәсендә оператор булып эшли.

Авыр сугыш елларында ул вакытта әле мәктәп укучысы булган Мөхтәрәмә Абдулловна төрле эшләрдә эшли, фермада, тегермәндә, кырда төрле эшләр башкара. Тырыш һәм хезмәт сөючән кызны кыр эшләре бригадиры итеп билгелиләр һәм хезмәт алдынгысы буларак, Казанга – партия съездына делегат итеп җибәрәләр.

Гыйлемхан Мияссарович белән Мөхтәрәмә Абдулловна бер-берсен балачактан ук беләләр, чөнки алар күрше булып яшиләр. Чибәр Мөхтәрәмә Гыйлемханның апасы белән дус була һәм еш кына алар янына кунакка килә. Гыйлемханга кыз бик ошый торган була. 28 яшендә ул өйләнергә карар кыла һәм үзенең әти-әнисе белән кызның кулын сорарга килә. Мөхтәрәмәгә егет күптән ошап йөри. Егет тә озын буйлы, чибәр була, өстәвенә, бөтен кешене үзенең җыры белән сихерли торган була.

Ир белән хатынның никахы 1955 елның 24 февралендә Татарстан АССРның Бөгелмә районы Кодаш авыл Советында теркәлә.

Ир белән хатын үзләренең туй көннәре турындагы истәлекләрне кадерләп саклыйлар, җәяүләп авыл Советына имзалар кую өчен килүләрен, ә аннан өч ат җигеп чанада кайтуларын сагынып сөйлиләр. Шул ук көнне кич белән Гыйлемханнар йортында туй ясыйлар. Ир белән хатынның зур горурлыгы – аларның балалары һәм оныклары. Матур пар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Равил да, әтисе кебек үк, үзен нефтьче һөнәренә багышлый, «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсендә эшли. Кызлары Әлфирә 40 елдан артык Лениногорск район хастаханәсендә операция шәфкать туташы булып эшли. Мияссаровларның балалары хезмәт сөючән һәм кайгыртучан. Бүгенге көндә юбилярларны 6 оныклары һәм 4 оныкчыклары сөендереп яши.

Мияссаровлар гаиләсе ныклылык һәм зирәклекнең ачык мисалы. Пар авылдашлары арасында ихтирамга ия, алар фикеренә колак салалар, киңәшләрен сорыйлар. Гыйлемхан абый белән Мөхтәрәмә апа бик пөхтә һәм хезмәт сөючән, ачык йөзле, оптимист кешеләр, алар бөтен үзгәрешләрне һәм яңалыкларны аңлыйлар һәм кабул итәләр. Гыйлемхан Мияссаровичны һәрвакытта да өйдә күреп булмый, ул бакчада эшләргә ярата, авыл һәм районның иҗтимагый чараларында актив катнаша. Ул күп еллар ветераннар советы әгъзасы булып тора.

Юбилярларны истәлекле вакыйга белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Вәгыйз улы Мөхәммәтов котлады. Ул «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медален, шулай ук «ТАССР оешуга 100 ел» истәлекле билгесен тапшырды.

Юбилярлар Бөгелмә районының мактаулы гаиләләре китабында имзаларын калдырды. Котлау сүзләре шулай ук Кодаш авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Әсгать кызы Хәйсаровадан, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченкодан һәм социаль яклау хезмәткәрләреннән яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International