Җәләевлар гаиләсе 60 ел бергә гомер кичерә

2020 елның 1 марты, якшәмбе

Нәкъ 60 ел элек 1 март көнне Көрәш-Бүләк авылында яшәүче Илдус һәм Зәрия  Җәләевлар тормышларын бергә бәйләгәннәр. Бүген алар өч баласының, дүрт оныгының һәм ике оныкчыгының кадер-хөрмәтендә гомер кичерүче бәхетле парлар.

Бүген Җәләевлар гаиләсен шул матур көннәре уңаеннан Ютазы муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары З.Гибадуллина  һәм Ютазы муниципаль районының башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Фахертдинова тәбрик иттеләр Һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International