Май чабу - кышны озатып, язны каршылау бәйрәме, ул бик борынгыдан килә. Яр Чаллы шәһәренең Тантана сарае бу бәйрәмне киң куңел белән каршы алды. 29 февраль көннәрендә язылышырга килгән парларнын һәммәсен, Май чабу бәйрәме уңаеннан, кайнар тәбикмәк һәм чәй табыны әзерләп көттеләр.
Самавырлы табында чәй эчеп, баллы һәм каймаклы тәбикмәк белән сыйланулары яшь парлар хәтеренә гаилә тормышларындагы иң беренче күңелле вакыйга буларак кереп калыр.
Май чабу атнасында 65 яшь пар никахларын теркәде.