Туй мәҗлесеннән дә романтик һәм матуррак нәрсә юктыр мөгаен. Шуңа күрә дә әзерлек яшь парлар өчен чын сынау булырга мөмкин. Бу көн якынайган саен оештыру мәсьәләләре һәм беренче мөһим булган уртак карарлар кабул ителә. Туй тантанасын планлаштыру, чыннан да, җиңелләрдән түгел. Шулай да бу чынга ашырыла һәм кайчагында шактый мавыктыргыч та булырга мөмкин.
2020 елның 1 мартында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ел саен үткәрелә торган «Хыялым туе» фестивале булып узды.
Оештыручылар тарафыннан күңелле конкурслар, бүләкләр, матур фоторәсемнәр, кәләшләр өчен яңа туй үрнәкләре, кондитерлардан, декораторлардан, туй визажы һәм прическа осталарыннан яңа идеяләр, уңай эмоцияләр һәм дустанә атмосфера - болар барысы да фестиваль кунакларын көтте.
Туй товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре күргәзмәсеннән тыш, чара дәвамында җырчылар, музыкантлар, бию коллективлары, оригиналь жанр артистлары, шулай ук шәһәрнең дәртле алып баручылары катнашында күңел ачу шоу-программасы үткәрелде.
Бу фестиваль булачак яшь парлар өчен махсус оештырылган иде. Нәкъ менә алар берничә сәгать буе үз эшләренең чын профессионалларының төп тамашачысы булып, берсе дә битараф калмады.