ГХАТ бүлеге белгечләре кышкы айга йомгак ясадылар

2020 елның 29 феврале, шимбә

Менә кыш тәмамланды һәм нәтиҗәләр ясар вакыт! Бала туу – һәр гаилә өчен бәхет! 2020 елның февралендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 40 сабый тууы теркәлде. Аларның 19 малай һәм 21 кыз. 

2020 ел башыннан бирле Лениногорск районында 90 бала туган. Аларның 52 малай һәм 38 кыз. Ата-аналар күбрәк үз балаларын сирәк һәм хәтта экзотик исемнәре белән атыйлар, Платон һәм Лия кебек.  Аделина һәм Арслан кебек балалар исемнәре үзләренең популярлыкларын югалтмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International