Русьтә элек-электән туйны кыш көне бәйрәм итү традициясе бар. Бу чорда төзелгән яшьләр союзы иң нык, ышанычлы һәм озын гомерле булыр дип саналган. Туй йолалары Раштуа бәйрәменнән Масленицага кадәр дәвам итә. Бу берничә этаптан торган гаҗәеп уен чарасы булган.
Тукай районы Теләнче Тамак авылында балачак дуслары берьюлы ике алтын туйларын билгеләп үттеләр. Азатнур Галимҗан улы һәм Зәйнәп Вагыйз кызы Ишмуратовлар, Раиф Зәки улы һәм Рәсимә Җиһангир кызы Әхмәтшиннар 50 ел элек бер көндә туйларын үткәрделәр.
2020 елның 28 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 13 пар язылышты. Яшь парларны теркәү Май чабу җомгасына туры килде.
Тантаналы чара районның ЗАГС бүлеге бинасында үтте. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Р. Сафина, район миграция бүлеге җитәкчесе Г.Р. Хәбибуллина, ЗАГС бүлеге җитәкчече Р.И. Насыйбуллина, «Бердәм Россия» партиясенең Апас җирле бүлеге башкарма сәркатибе Р.Р. Идрисова һәм район яшьләр бүлеге белгече Л.Д. Сираҗева катнашты.
Русьтә элек – электән Май чабу бәйрәме бар. Бу билгеле булганча, гаилә даирәсендә билгеләп үтелүче иң яхшы бәйрәм.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге һәм «Мамадыш-информ» җирле ММЧ белән берлектә үткәрелгән «Әниләр һәм бәбиләр» фотоконкурсына нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә барлыгы 40 ка якын фотосүрәт катнашты.
2020 елның 26 февралендә Әлмәт дәүләт нефть институтында «Милли мәдәниятләрдә һәм традицион диннәрдә гаиләнең рухи-әхлакый кыйммәтләре» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Нефть институты студентлары алдында район башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Әмирова Г.Р. чыгыш ясады.
Әлеге проект «Ныклы гаилә» проекты кысаларында башкарыла. Фестивальне Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гөлшат Рәдиф кызы Нигматуллина һәм Мамадыш районы Башлыгы Анатолий Иванов ачып җибәрделәр.
«Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан бүлеге кабул итү бүлмәсе тарафыннан балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны тематик һәм күчмә кабул итүләр оештырылды.
2020 елның 26 февралендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә 50 ел бергә гомер иткән парларны котладылар. Бу көнне юбилярлар өчен ГХАТ хезмәткәрләреннән генә түгел, якыннарының һәм туганнарының да бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады.