«Әниләр һәм бәбиләр» исеме астында узучы фестиваль Мамадыш районында башланып китте

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Әлеге проект «Ныклы гаилә» проекты кысаларында башкарыла. Фестивальне Татарстан Республикасы  Министрлар кабинетының  ГХАТ  идарәсе җитәкчесе Гөлшат Рәдиф кызы Нигматуллина һәм Мамадыш районы Башлыгы Анатолий Иванов ачып җибәрделәр.

Әлеге проект гаилә институтын һәм кыйммәтләрен, күп балаллы гаиләләрнең күркәмлеген күрсәтү бурычларын алга куя. Шулай ук әлеге проект кысаларында республиканың һәр районында таланты гаиләләр үзләренең осталыкларын күрсәтеп, иҗатлары белән уртаклашу мөмкинлеген алалар.

Әйтергә кирәк, Мамадыш халкы «Әниләр һәм бәбиләр»  фестивален зурлап каршы алды. Тулы зал бертуктаусыз кул чапты. Сәхнәдә барлыгы биш гаилә чыгыш ясады. Мамадыш данын «Театральная династия» бәйгесе җиңүчеләре булган  Баязитовлар гаиләсе яклады.  

Бәйрәм тамашасы алдынна килгән кунаклар Мамадыш шәһәрендә тормышка ашыралачак «Әниләр» музее проекты  белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International