2020 елның 26 февралендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә 50 ел бергә гомер иткән парларны котладылар. Бу көнне юбилярлар өчен ГХАТ хезмәткәрләреннән генә түгел, якыннарының һәм туганнарының да бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады.
Тантаналы шартларда, искиткеч вакыйга уңаеннан, очрашуның төп геройларына Мэрның котлау хаты, акчалата бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды.
Безнең шәһәрдә гаилә учагын һәм гаилә традицияләрен саклап калучы ныклы гаиләләр булуы куандыра. Безнең искиткеч шәһәрдә яшь гаиләләргә үрнәк алырлык кешеләр бар.