Мамадыш районы ГХАТ бүлеге «Әниләр һәм бәбиләр» фотоконкурсына нәтиҗәләр ясады

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге  һәм «Мамадыш-информ» җирле ММЧ белән берлектә үткәрелгән «Әниләр һәм бәбиләр» фотоконкурсына нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә барлыгы 40 ка якын фотосүрәт катнашты.

Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы район мәдәният йортында үтте. Шунда үк катнашкан барлык фотолар белән күргәзмә әзерләнде. Алдан куелган шартлар нигезендә ике җиңүче билгеләнде. Иң күп «лайк» лар җыйган фото авторы Элмира Хуснуллина. Конкурста катнашыр өчен ул гаилә архивы белән уртаклашкан. Бәйге оештыручылары күзлеге белән икенче җиңүче булып Гөлчәчәк Хасанова табылды. Фотода аның әнисе белән тошкән кечкенә чагы сүрәтләнгән.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International