«Йөзьеллык ике кешегә»

2020 елның 28 феврале, җомга

Тукай районы Теләнче Тамак авылында балачак дуслары берьюлы ике алтын туйларын билгеләп үттеләр.Азатнур Галимҗан улы һәм Зәйнәп Вагыйз кызы Ишмуратовлар, Раиф Зәки улы һәм Рәсимә Җиһангир кызы Әхмәтшиннар 50 ел элек бер көндә туйларын үткәрделәр. Дуслары гомерләрен туган районына багышлаган, авыл хуҗалыгында эшләгән, хәзер икесе дә лаеклы ялда. ГХАТ бүлеге  гаиләләрне  бәйрәм белән котлады һәм яңа юбилейлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International