«Гаилә социаль институт кебек»

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

2020 елның 26 февралендә Әлмәт дәүләт нефть институтында «Милли мәдәниятләрдә һәм традицион диннәрдә гаиләнең рухи-әхлакый кыйммәтләре» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.

Нефть институты студентлары алдында район башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Әмирова Г.Р. чыгыш ясады. Студентлар Әлмәт епархиясе һәм Әлмәт шәһәре үзәк мәчете вәкилләре белән берлектә «Православие һәм дини мәдәният, традицион гаиләнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен торгызу факторы буларак», «Әлмәт волостенда 19-20 в.в. чикләрендә рус һәм татарларның Гаилә традицияләре», «Хәзерге заман гаилә һәм никах проблемалары» дигән кызыклы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Чара ахырында түгәрәк өстәлдә катнашучылар видео-роликлар карадылар һәм фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International