Апас районында тантаналы төстә паспортлар тапшырылды

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Тантаналы чара районның ЗАГС бүлеге бинасында үтте. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Р. Сафина, район миграция бүлеге җитәкчесе Г.Р. Хәбибуллина, ЗАГС бүлеге җитәкчече Р.И. Насыйбуллина, «Бердәм Россия» партиясенең Апас җирле бүлеге башкарма сәркатибе Р.Р. Идрисова һәм район яшьләр бүлеге белгече Л.Д. Сираҗева катнашты.

Егет-кызларның шатлыкларын уртаклашырга әти-әниләр дә килде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина истәлекле вакыйга уңаеннан яшьләргә район башлыгының изге теләкләрен җиткерде.
Тәбрикләүләр җыр-моңнар белән үрелеп барды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Айрат Айтуганов һәм Рамилә Вавилова яшьләргә үзләренең җырларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International