ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 1 мартында Сала Көшкәт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Перфилов Михаил Алексеевич үзенең 90 яшьлек юбилеен һәм тормыш иптәше белән 60 ел бергә яшәүләрен билгәләп үттеләр.

Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 2021 елның ике ае нәтиҗәләре буенча – 8 никах теркәлде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның шул ук чорында никах теркәү турында 9 акт теркәлгән.

Февраль аенда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 сабый теркәлде: 10 малай һәм 4 кыз. Шуларның 4 се гаиләдә беренче бала, 6 – икенче, 2 – өченче, 2 – дүртенче бала булып туган.

2021 нче елның 1 нче мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Түбән Кама индустриаль техникумының беренче курс укучылары өчен «Гаилә» курсы буенча «Гаилә безнең тормышыбызда»дигән темага чираттагы дәрес узды.


28
февраль, 2021 ел
якшәмбе

Гаилә тормышының 50 еллыгын билгеләп үткән 5 пар өчен Мендельсон маршы яңгырады.

Һәр Казан гаиләсе адресына җылы сүзләр яңгырады, юбилярларга Казан Мэры Илсур Рәис улы Метшин исеменнән бүләкләр һәм котлау тапшырылды.

2021 елның февраль аенда Әлмәт шәһәрендә 156 бала дөньяга килде. Алар арасында 77 малай һәм 79 кыз. Баланың минималь авырлыгы 2100 гр. тәшкил иткән, ә максималь – 5730 гр. Иң яшь әни - 18 яшьлек, иң өлкәне - 43 яшьтә, иң яшь әти – 21 яшьлек, ә иң өлкәненә - 49 яшь.

Февраль аенда Бөгелмә районында 134 бала туган, шуларның 66сы – малай һәм 68е – кыз.

Беренче балалар 52 гаиләдә, икенчеләр 55 гаиләдә дөньяга килде. Беренче тапкыр 24 гаилә күп балалы булды, дүртенче бала 3 гаиләдә туды.

Балкыган кар, суык һәм кояш - февраль туйларының төп атрибутлары булып тора. 2021 елның салкын февралендә халык сынамышлары буенча өйләнешүчеләргә бәхет һәм үзара аңлашу, шулай ук озак, ышанычлы һәм имин берлек булачак. Туй көнендә ни дәрәҗәдә салкын булса, шулкадәр яшь парлар бер-берсен каты һәм нык яратачаклар. 2021 елның февралендә Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы ГХАТ бүлеге бинасында 7 пар никахларын теркәделәр.


27
февраль, 2021 ел
шимбә

Февраль аенда туган балаларның даими рәвештә дуслары күп булачак. Алар, кагыйдә буларак, күңелле һәм кызыклар. Әгәр бала февраль аенда туган икән, ул зур темпераментлы һәм индивидуализм белән булачак. 2021 елның февралендә Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан малайларга караганда күбрәк кызлар теркәлде. Февраль ае исемнәре - Ника, Сәйдә, Аглая, Амира, Азат, Марк һәм Камил.

    27 февраль көнне ZOОM кушымтасы конференциясендә катнашучылар никахлашу тантанасына кагылышлы барлык сорауларга җаваплар алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International