12 мартта ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина һәм сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рита Медведеваның эшлекле очрашуы булды.
Көн тәртибендә актуаль мәсьәлә -Түбән Кама муниципаль районында туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыру буенча эшне активлаштыру.
Киңәшмә барышында бу бик мөһим мәсьәләне хәл итү юллары билгеләнде.
Ә очрашу ахырында Рита Радиковна Май чабу традицияләренә кушылып, коймак пешерергә кушылды.