12 март көнне ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова «Сонатал»мәктәбендә булачак әниләр өчен чираттагы чыгыш ясады.
Мондый очрашулар яңа туган балаларны теркәү белән бәйле кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә, шулай ук булачак әниләрдән кире элемтә алырга ярдәм итә.
Гөлназ Илдус кызы бала тудыру йортында сабый туу турында таныклык алу өчен нинди документлар кирәк булуын искәртте. Ул очрашуда катнашучыларның барлык сорауларына да җавап бирде.