2021 елның 12 мартында Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре 400-нче сабыйның тууын теркәде.
2021 елның 9 мартында Хамдиев Руслан Рахимзян улы һәм Айзаря Рафис кызы гаиләсендә кыз бала дөньяга килә, балага Аселя исеме кушалар.
ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле ата-аналарны сабыйның беренче дәүләт документын - туу турында таныклыкны тапшырдылар.
Сезне кыз бала туу белән котлыйбыз! Матур, акыллы, бәхетле кеше булып үссен ул! Ныклы сәламәтлек сабыйга һәм әнигә!