Фәйзрахман Борһан улы 1930 нчы елның 23 нче январендә туган. 1943 нче елда армиягә китә, «Искәндәр» мина ташучы кораблендә 5 ел бүлек командиры булып хезмәт итә. 1956 нчы елның апрелендә аларның корабле СССР Министрлар Советы Председателе Н.А.Булганинны, КПСС ҮК Беренче секретаре С. Хрущевны Англиягә хәтле озатып бара. Бөекбритания ярларында корабль өч тәүлек дәвамында тора. Туган якларга әйләнеп кайткач, Фәйзрахман Борһан кораблендә 5 ел бүлек командиры булып хезмәт итә. 1956 нчы елның апрелендә аларның корабле СССР Министрлар Советы Председателе Н.А.Булганинны, КПСС ҮК Беренче секретаре С. Хрущевны Англиягә хәтле озатып бара. Бөекбритания ярларында корабль өч тәүлек дәвамында тора. Туган якларга әйләнеп кайткач, Фәйзрахман Борһан улы үзен авыл хуҗалыгына багышлый. Аның Фәйзрахман белән Мәхмүдә Борһановлар өч бала тәрбияләп үстерделәр, 6 онык һәм 5 оныкчыкны тәрбияләүдә бүгенге көндә үзләреннән зур өлеш кертәләр.
2020 нче ел Борһановлар гаиләсе өчен юбилейлар елы булды. Фәйзрахман Борһан улына 90, Мәхмүдә Бәхтигәрәй кызына 80 яшь тулды, ә 2021 нче елда алар гаилә коруларының 60 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Шушы тантаналы вакыйга белән аларны Кырынды авыл җирлеге Башлыгы Закиров Илназ һәм ветераннарның Хәрби- Диңгез Флоты оешмасы рәисе Раиф Гәрәев Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы Валеев Азат исеменнән котлап, Борһановлар гаиләсенә Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. үттеләр. Шушы тантаналы вакыйга белән аларны Кырынды авыл җирлеге Башлыгы Закиров Илназ һәм ветераннарның Хәрби- Диңгез Флоты оешмасы рәисе Раиф Гәрәев Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы Валеев Азат исеменнән котлап, Борһановлар гаиләсенә Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.