2021 елның 10 мартында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 100-нче бала тууы теркәлде. 2021 елның 8 мартында Сәлимҗанов Фәрит Фәнил улы белән Нелли Александр кызы гаиләсендә уллары туган.
Бүлек белгечләре бәхетле ата - аналарны чын күңелдән ир-бала тууы белән котлап, сабыйның беренче дәүләт документын-туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән котлау открыткасын тапшырдылар.
Сабыйның озын һәм бәхетле тормышы шатлыклы һәм күңелле булсын!