Мамадыш районында 2021 нче елда баласы туган гаиләләргә яңа төр ярдәм итү каралган

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Җирле ГХАТ бүлеге тәкъдимен район башлыгы Анатоий Иванов берсүзсез кабул иткән. Әлеге карар нигезендә 2021 нче елда туган һәм Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә теркәлгән һәр 25 нче балага (25, 50, 75, 100, 125, ...) биш мең сумнан алып ун мең акча яки шул суммага ия сертификат тапшырылачак. Шулай ук 240 нчы балага да өстәмә ярдәм күрсәтү каралган. Әлеге сан Мамадыш шәһәренең быел 240 яшен каршы алуы белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International