8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, "Ныклы гаилә" проекты кысаларында 5 март көнне Сарман авылында яшәүче Рәшит һәм Роза Нигъмәтуллиннарны, Денар һәм Рәсимә Яһудиннарны –алтын туйлары, Марс һәм Флера Антиповларны зөбәрҗәт туйлары белән хөрмәтләделәр.
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде.
Кадерле коллегалар, ягымлы хатын-кызлар!
Сезне язның гүзәл бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән чын күңелдән тәбрик итәм!
5 март көнне хакимиятнең ир-егетләре, беренче язгы бәйрәм уңаеннан хатын-кызларны мавыктыргыч квест һәм тәмле сый белән сөендерделәр.
Түбән Кама ГХАТ Идарәсе белгечләре өчен Халыкара хатын-кызлар көне һәрвакыт коллективта котлау сүзләре һәм тантаналы шәһәр чараларында катнашу мөмкинлеге белән башланып китә.
5 мартта Бөтендөньяга гадәти булмаган бәйрәм - сүндерелгән гаджетлар Көне уйлап табылган.
2021 елның 4 мартында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Каксяловлар – Сергей Валерьевич һәм Наталья Евгеньевна гаиләсендә өченче бала туу теркәлде. Парның Дмитрий исемле малае туды. Борынгы грек исеме. Бу исемнең әһәмиятен турыдан-туры трактласаң, «Деметрга багышланган» дип атала. Деметр исә, җир, уңдырышлылык һәм игенчеләрнең Аллагы булып тора.
6 баһадир һәм 3 патшабикә. Туган сабыйларның икесе – гаиләдә беренче балалар, дүртесе – икенче, өчесе – өченче булып дөньяга аваз салганнар.
Кышның соңгы салкын аена җылы өреп Мамадышның 11 пары гаилә учагын кабызып җибәрде.
Февральнең иң яшь кәләшенә – 20 тулган булса, иң олкәненә – 64. Иң яшь кияүгә – 24, ә иң өлкәненә – 81 тулган.
2021 елның 2 аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 10 бала: 5 малай, 5 кыз туу теркәлде. Аларның ике баласы гаиләдә беренче, 5 сабый - икенче, тагын бер сабый гаиләдә өченче булып дөньяга килә, ә ике бала гаиләдә дүртенче булып дөньяга килә.