Май чабу бәйрәме чорында туй уздыру, халык сынамышлары буенча, яшь парларга тыныч һәм үзара тату тормыш бүләк итә. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Май чабу атнасында барлыгы 6 пар үзләренең никахларын теркәделәр.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парларны чын күңелдән әлеге могҗизалы вакыйга белән котладылар һәм тормышларының матур, кызыклы мизгелләргә бай булуын теләделәр.