2021 елның 12 мартында Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда беренче этно-туй узды. 2021 ел -туган телләр һәм халык бердәмлеге елы, шулай ук халык гореф-гадәтләре белән язылышу тантанасын үткәрү мөмкинлеген ишеткәннән соң, яшь парлар Рәзил һәм Ландыш Мухаметзяновлар, татар халкының йолаларын үтәп, тормыштагы мөһим вакыйганы якты колорит һәм этник үзенчәлек белән тулыландырырга булдылар.
Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нәфыйгина Ләйсән яшьләрне яңа тормышка аяк басулары белән котлады, бәхет, шатлык, сүнмәс мәхәббәт теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды, ә бәйрәм табынына милли ризыг чәк-чәк.