Мамадыш районында ГХАТ бүлеге тарафыннан тәкъдим ителеп, район хакимияте белән хупланган өстәмә ярдәм чаралары тапшырыла башлады. Әлеге ярдәмнең беренчесенә Дүсмәт авылыннан Васильевлар гаиләсе ия булды. Аларга туу турында таныклык белән беррәттән биш мең сумлык сертификат тапшырылды. Әлбәттә, Алексей белән Рузинә өчен бу көтелмәгән зур сөенеч булды.
Уллары Радик тугач, Васильевлар куп балалы гаилә статусына ия булдылар. Абыйлары Руслан һәм Адел энеләренең дөньяга аваз салуын бик көтеп алдылар.
Әйтергә кирәк, уллары Радикка дөньяга аваз салырга Чаллы шәһәре табиблары булышса да, әти-әни туу актын туган якларында теркәргә ниятлиләр. Чөнки алар үз районының чын патриотлары. Васильевлар туган һәр көннәренә шатланып, туган җирлекләрендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куеп матур гына яшәп яталар.
Мамадыш районында 2021 нче елда баласы туган гаиләләргә яңа төр ярдәм итү каралган. Җирле ГХАТ бүлеге тәкъдимен район башлыгы Анатоий Иванов берсүзсез кабул иткән. Әлеге карар нигезендә 2021 нче елда туган һәм Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә теркәлгән һәр 25 нче балага (25,50,75,100,125.....) биш мең сумнан алып ун мең акча яки шул суммага ия сертификат тапшырылачак. Шулай ук 240 нчы балага да өстәмә ярдәм күрсәтү каралган. Әлеге сан мамадыш шәһәренең быел 240 яшен каршы алуы белән бәйле.