2021 нче елның 17 мартында Эзмә авылы мәктәбенең 9-10 нчы сыйныф укучылары укытучылары Хадеева Гөлфия Хашим кызы һәм Зиһаншина Нәфисә Солтанәхмәт кызы җитәкчелегендә Сабаның куп функцияле үзәгенә урнашкан ЗАГС бүлегендә экскурсиядә булдылар. Укучыларны Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова ЗАГС бүлегендә кешенең гражданлык хәле документларының зур төгәллек белән алып барылуы, мәгълүмати технологияләрнең киң кулланылуы, гаризаларның нигездә электрон төрдә кабул ителүе турында сөйләде. Бу көнне шулай ук ЗАГС бүлегендә Нияз һәм Диләрә Халиуллиналар язылыштылар. Укучылар аларны элеге истәлекле көннәре белән тәбрикләделәр.