Әлмәт шәһәрендә язның беренче көнендәге туйлар

2021 елның 13 марты, шимбә

Яз – яңа тормыш башлау өчен иң яхшы, матур, романтик вакыт. Ул туй өчен табигый рәвештә уңай дип санала. Язга планлаштырылган тантана һәрвакыт үзенчәлекле, наз белән аерылып тора. Беренче җылы кояш нурлары, күчмә кошлар, яшь парларга булышкан кебек.

2021 елның мартында, язның беренче аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 42 пар гаилә бердәмлекләрен теркәделәр. Туйларның күбесе тантаналы шартларда узды.

ГХАТ идарәсе коллективы яшь парларны никахлашу көне белән котлап, парларга мәхәббәтләрен, бер-берсенә тугрылык сакларга, дус һәм тату яшәргә телиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International