ГХАТ Идарәсе коллективы хәйриячелекне беркайчан да читләтеп үтми, кулдан килгәнчә ярдәм итә, 15 март көнне «Койрыкларга йорт кирәк " шәхси приютындагы кечкенә туганнарыбызга игътибар һәм тәм-том бүләк итте.
Көчсезләргә һәм мохтаҗларга һәркем ярдәм итә ала. Һәм моның өчен билгеле бер көн көтәргә кирәк түгел.
Игелек һәм файдалы гамәлләр кылыгыз, тирә-юньдәгеләргә шатлык бүләк итегез, үзегезгә илһам бирегез һәм башкаларны рухландырыгыз!