Әлмәт шәһәрендә үткән атнаның нәтиҗәләре

2021 елның 14 марты, якшәмбе

Әлмәт шәһәрендә узган атнада 39 бала тууы теркәлде. Алар арасында 18 малай һәм 21 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1600 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4210 гр. Бу атнаның популяр бала исемнәре – Марьям, Амелия, Айлин.

Сирәк исемнәр арасында Радмил, Сафина, Яромир исемнәре булды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле гаиләләрне котлап сәламәтлек һәм бәхет теләделәр. Йортларыгызда кояшлы, якты көннәр күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International