2021 елның мартында Лениногорск муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Исмәгыйлев Әсхәт Зиатдин улы һәм Лена Нәҗип кызы «бриллиант» туйларын – 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Моннан нәкъ 60 ел элек, 1961 елда Әсхәт Зиатдин улы һәм Лена Нәҗип кызы Татарстан АССР Лениногорск районы Иске Шөгер авыл Советында никахларын теркәгәннәр.
Бу истәлекле көнне алар юбилярларның Мактау китабына кул куйдылар һәм юбилей таныклыгы тапшырылды. Бу матур гаиләгә сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телибез!