2021 елның 10 мартында Нурлат муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә - гаилә тормышы юбилейларын билгеләп үтүче 5 парны котлау тантанасы узды.
2021 ел Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Нурлатта 17 төрле милләт вәкилләре дус һәм тату гомер итә, аларның күпчелеген татарлар, рус һәм чуашлар тәшкил итә. Туган телеңне, мәдәниятеңне, милли гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен, кайда яшәвең түгел, милләтеңне ярату, йөрәктә аның өчен горурлык хисе булуы мөһим. Нәкъ менә гаилә традицияләре аша ата-бабаларыбызның тәҗрибәсе һәм белемнәре тапшырылуы бәхәссез. Һәм бүген без күп санлы туганнары белән бергә 30 һәм аннан да артыграк ел бергә бәхетле гомер итүче: Владимир Иванович һәм Раиса Викторовна Абрамовларны - 30 ел бергә, Михаил Пантелеевич һәм Анна Сергеевна Яковлевларны – 40 ел бергә, Миңнехатип Мингата улы һәм Асия Мингәрәй кызы Гыйләҗетдиновларны - 45 ел бергә, Виталий Яковлевич һәм Раиса Александровна Ефремовларны– 50 ел бергә, Сәлимҗан Гарифулла улы Һәм Наилә Солтан кызы Әбзалимовларны -50 еллык гаилә туйлары белән тәбрикләдек. Юбилярларны Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Салим улы Әхмәтшин котлады һәм истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшырды.