2021 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2021 елның 1нче игезәге теркәлде. Икеләтә могҗиза – ике матур малай Гөлфия һәм Илдар Мөхәммәтшиннар гаиләсендә туды. 5 мартта бер минут аерма белән сабыйлар дөньяга килде. Нәниләрне Самир һәм Рамир дигән матур исемнәр белән атадылар. Беренче документларны – туу турында таныклыкларны тапшырганда, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре чын күңелдән бәхетле әнине игезәкләр туу белән котладылар, гаиләгә иминлек, бәхет, игелек, шулай ук балаларны тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.