ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2022 ел
җомга

Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйм!

9 май - илебезнең һәр кешесе өчен әһәмиятле һәм дулкынландыргыч бәйрәм, Ватанны саклаучыларга тирән хөрмәт һәм хәтер билгесе.

Бөек Җиңу көне алдыннан Арча районында Хөснулла Хизбулла улы һәм Кадрия Әһми кызы Фазуллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алтын туй – ул тулы бер тормыш, озак еллар дәвамында авыр хезмәт җимеше.

Күптән көтелгән тулы канлы яз килде, күңел җылысы һәм кояш җылыта, ә күзләрен майның якты төсләре сөендерә. Язылу датасын нәкъ менә шушы айга билгеләү өчен менә дигән сәбәп.

Ринат һәм Эльвира Минязов бәхетле ата-аналар булдылар. Гаиләсендә Данияр һәм Далер исемле ике искиткеч сабый туган.

2022 елның 6 маенда, Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай Никахлашу сарае махсус кунаклар – 14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре, әби – бабалары өчен бик мөһим вакыйга-Россия Федерациясе гражданы паспортларын тапшыру буенча ишекләрен ачты.

6 май көнне «Казан» Гаилә үзәгендә Җиңү көне алдыннан Алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Казан шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Елена Студеникина һәм Казан шәһәре ГХАТ идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Ильина юбилярларга җылы сүзләр, рәхмәт сүзләре җиткерделәр.


5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Матур дата 2022 нче елның 5 нче май көнендә Саба муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 22 нче актлар язуы теркәлде. Уткин Александр Николай улы һәм Рәхимова Әнисә Ринат кызы рәсми рәвештә язылыштылар. Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләләрне котлап гаилә бәхете, иминлек һәм эчкерсез мәхәббәт теләде.

Нурлат ГХАТ идарәсендә 2022 елның апрелендә «Яңа туган балага бүләк» акциясе старт алды. Атна саен, пәнҗешәмбе көнне истәлекле бүләк тапшыру тантанасы уза. 5 май көнне Никахлашу сараенда агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында туган 10 гаилә парын котладылар. 

Беренче шәхес билгеләү таныклыгын Россиядә 18 гасырда, төгәлрәге 1721 елда төп яшәү урыннарын вакытлыча калдырып торучы крестьяннарга Петр-1 кертә. 19 гасыр ахырында паспортлар хәзерге паспортларга охшаш төсмер ала. 1918 елда паспорт системасы юкка чыгарыла.

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ватанны Саклаучыларга багышланган «Мин хәтерлим, мин горурланам» дип исемләнгән иҗади эшләр һәм рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International