Халыкара гаилә көне алдыннан Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 32 сабый теркәлде. Алар арасында 13 малай һәм 19 кыз. Баланың минималь авырлыгы 2620 грамм тәшкил итте – максималь – 4190 гр. Иң яшь әнинең яше – 19, иң өлкәненә – 41, иң яшь әтигә – 21, ә иң олысына 43 яшь.
Балалар исемнәре арасында Тимур, Ләйсән, Сафия иң популярлар булдылар. Әти-әниләренең иң сирәк исемнәре-Ренесса, Малинэ, Элионора.
ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле әти-әниләрне сабыйлары туу белән котладылар һәм беренче дәүләт документын – туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау адресын тапшырдылар.
Чын күңелдән бала туу белән котлыйбыз! Сабыйга сәламәтлек телибез.