Балтач районында гаилә көне

2022 елның 14 мае, шимбә

2022 елның 13 май көнендә Халыкара гаилә көне уңаеннан Балтач районы мәдәният йортында 50-55 ел бергә гомер иткән парларны хөрмәтләү танатасы узды.

Матур традиөиягә әверелгән ГХАТ бүлеге залында ел да күркәм бәйрәм оештырыла.  Бу матур парлар барысы да мәхәббәттә аңлашып гомер кичергәннәр, акыллы балалар тәрбияләп үстергәннәр, якташлары арасында абруй яулаганнар. Гаилә стажы чын мәгънәсендә горурлык, җәмәгать һәм дәүләтнең иминлеге чыганагы икәненә матур үрнәк булып торалар. Иң дулкынландыргыч мизгел юбилярларның «Алтын туйлар» китабына кул кую булгандыр.

Бер-берсен аңлап, яратып яшәгән парларны район башлыгы Рамил Нотфуллин котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды. Район җәмәгат оешмаларының җитәкчеләре Рифат Абдуллин, Фирая Хәкимҗанова юбилярларга матур теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International