Чакырылган гаиләләр барлык стереотипларга каршы килеп чәчәкле май аенда гөрләтеп туй үткәргән, гаилә корган һәм район халкына үрнәк булып тормыш итәләр.
Иң элек гаиләләр үзләрен аш-су лабороториясендә сынадылар, искитмәле десерт – трайфл әзерләделәр. Гаиләдә чыгып торган талашу, аңлашылмаучанлык тирда юкка чыгарылды. “АРТ” остаханәсендә күмәк гаилә символы ясалса, киберспорт бүлмәсендә гаилә ныклыгына тест үтелде.
Очрашу актлар бүлмәсендә яызылу белән тәмамланды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова һәрбер парга Бәхетле гаилә академиясе дипломын тапшырды.
Чара уртак фото һәм үз куллары тарафыннан ясалган десертлы кайнар чәй белән тәмамланды.