Халыкара гаилә көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 14 пар язылышты

2022 елның 14 мае, шимбә

Халыкара гаилә көне алдыннан «Барысы да гаиләдән башлана» дигән чаралар циклын тәмамлап Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 14 яңа гаилә теркәлде. Без аларны иң бәхетле көннәре белән тәбриклибез, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, гөмер юлларын кулга кул куеп бергә үтүләрен телибез!

Гаилә – иң зур хәзинә. Бу матур көнне барыгызга да корычтай нык сәламәтлек, гаиләләрегезне саклап татулыкта, тигезлектә гөмер итәргә теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International