2022 елның 14 маенда Бөгелмә ГХАТ бүлегендә Татьяна һәм Алексей Васильевлар гаиләсендә туган бишенче бала теркәлде. Малайны Георгий дип атадылар, бу грек теленнән «игенче» дигән сүз. Бәхетле ата-аналар инде өч кыз – Юлия, Ева, Индираны һәм уллары Левны тәрбияләп үстерәләр.
Бөгелмә бала тудыру йортында ата-анага тантаналы рәвештә баланың туу турында таныклыгы тапшырылды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре аларны уллары туу белән котладылар, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.