Аксубай районында Халыкара гаилә көне

2022 елның 14 мае, шимбә

Халыкара гаилә көне алдыннан Аксубай районы мәдәният йорты һәм ГХАТ бүлеге тарафыннан, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатларның район бүлекчәсе, «Татарстан хатын – кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасының Аксубай бүлеге, Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Әтиләр советы белән берлектә, тәрбиягә бала алган гаиләләр һәм «Хыял» социаль приюты катнашында «Минем гаиләм – минем байлыгым» дигән бәйрәм чарасы үткәрелде.

Бәйрәм чарасы мәдәният йортының кашыкчылар коллективы чыгышын, гаилә тематикасына багышланган шигырьләр укуын, гаилә тематикасына викторина, мультфильм карау, фотолар һәм имбир прәннекләре рәсемнәре ясау буенча мастер-классларны үз эченә алды. Чара программасында социаль әһәмиятле эшчәнлек һәм гаилә институтын саклау буенча актив эш алып барганы өчен «Игелек Берлеге» иҗтимагый берләшмәсе рәисе Алена Мортазина район мәдәният йорты һәм ЗАГС бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International