Әлмәт шәһәрендә Халыкара гаилә көне

2022 елның 14 мае, шимбә

Халыкара гаилә көне безнең тормышыбызда гаиләнең мөһимлеге турында тагын бер кат искә төшерә. Агымдагы ел башыннан Әлмәт районында 255 пар үзләренең никахларын теркәгән. 668 бала туган.

Гаилә-кешеләр тормышында иң кыйммәтле хәзинә. Бернинди байлык та балалар елмаюын, җылы кочакларын алыштыра алмый. Туганнарыгыз белән янәшәгездә үткәрелгән һәр минутны кадерләп саклагыз, якыннарыгыз белән хозурланыгыз.

Район башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре барыбызны да Халыкара гаилә көне белән котлыйлар. Гаиләләребез тату һәм бердәм булсын. Балалар көлүе бөтен җирдә таралсын, ә туганнары ышанычлы терәк булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International