14 май – Халыкара гаилә көне алдыннан Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең бала табу бүлегеннән яңа туган Россия Федерациясе гражданины Владимир Витальевич Тяхиның чыгару чарасы узды.
Владимир - Екатерина һәм Виталий Тяхиннарның гаиләсендә икенче бала. Ата-аналарны әлеге истәлекле вакыйга белән котларга район башлыгы Марат Гафаров килде, ул гаиләгә котлау хаты, чәчәкләр, истәлекле бүләк тапшырды.
Котлауларга шулай ук район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илмас Шиһабетдинов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова, якыннары һәм туганнары да кушылды.