ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан ГХАТ бүлеге белгечләре Алексей Николаевичны һәм Прасковь Васильевна Дмитриевларны өйләренә барып котладылар.


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Кызыл Тау – Пасхадан бер атнадан соң билгеләп үтелә торган бәйрәм. Бу көнне уйналган туй -  бәхетле һәм имин гаилә тормышының нигезе булып санала.

Бу атнада Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 55 пар үзләренең никахларын теркәделәр.


3
май, 2022 ел
сишәмбе

Теләче гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә ел башыннан барлыгы 18 бала теркәлгән.

Беренче тапкыр әни булучыларның саны 4 гә тигез. Сабыйларның 5 е гаиләдә – икенче, 8е – өченче, 1се дүртенче хәм күбрәк бала булып дөньяга килгән. Туган нәниләрнең 6 сы малай, 12 се кыз. Әти-әниләр тарафыннан ешрак кушылучы исемнәр: Ясминә, Раяз. Сирәк исемнәр: Даян, Иркэ.


2
май, 2022 ел
дүшәмбе

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.


1
май, 2022 ел
якшәмбе

1 май көнне Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге белгечләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» дигән халыкара акциядә катнаштылар.

Апрель аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 13 сабый теркәлде:7 - малай һәм 6 кыз. Шуларның 3 гаиләдә беренче бала, 4 – икенче, 4 - өченче, 2-дүртенче бала булып туган.


30
апрель, 2022 ел
шимбә

Алар арасында 75 малай һәм 78 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1540 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4910 гр. Иң яшь әни - 18 яшьлек, иң өлкәне - 47 яшьтә, иң яшь әти - 22 яшьлек, ә иң өлкәненә - 54 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре – Артём, Лия, Диана. Сирәк исемнәр арасында- Алексия, Луна, Арьяна, Амели, Анетта.

2022 елның 30 апрель аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә Рәсим Камали улы һәм Әлфия Талип кызының алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Камалиев Рәсим Камали улы – 1950 елның 6 октябрь аенда Лениногорск районы Куакбаш авылында туган, ә Искәндәрова Әлфия Талип кызы-1952 елның 3 февралендә Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында туган.

Язның апрель ае, табигатьнең уянган чагы булуга карамастан яшь парлар өчен популярлык казанмады. Моның сәбәбе - бөек православие посты һәм мөселман уразасы.

2022 елның 30 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар белән туй мастер-классы узды. Тәҗрибә күрсәткәнчә, учреждение белгечләреннән лайфхаклар туйга әзерлек барышында кияү һәм кәләшләргә ярдәм итә, чөнки яшь парларның маршрут картасының төп пунктларыннан берсе - «ЗАГС».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International