Балалар хастаханәсендә оештырылган дәресләрдә булачак әниләрне яңа туган балаларын карарга, тәрбияләргә өйрәтү белән генә чикләнмиләр. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре аларга бала туу белән бәйле булган хокукый мәсьәләләр буенча да киңәшләр бирәләр.
Бүген Гөлназ Закирова сабый тууны дәүләт теркәве тәртибен аңлатты һәм гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендәге закончалык кагыйдәләре белән таныштырды.
Очрашуны йомгаклап Гөлназ Илдус кызы булачак аналарны якынлашып килүче Халыкара гаилә көне белән котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларның куанычын күреп яшәүләрен теләде.