Халыкара гаилә көне белән!

2022 елның 13 мае, җомга

Хөрмәтле татарстанлылар!

15 майда билгеләп үтелүче Халыкара гаилә көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!

1993 елда БМО карары белән билгеләнгән бу истәлекле дата гомумкешелек кыйммәтләрен – гаилә тормышы бәхетен, өй учагы җылысын, иң якын кешеләр һәм туганнар белән аралашуның мөһимлеген һәм әһәмиятен символлаштыра.

Гаилә - ул чиксез мәхәббәт, хөрмәт, зирәклек, буыннар дәвамчанлыгы чыганагы. Гаилә һәм никах институтын ныгыту, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру мәсьәләләре безнең дәүләт өчен өстенлекле бурыч булып тора.

Күп балалы гаиләләргә, шулай ук тәрбиягә бала алып, аларны тәрбияләү буенча җаваплылыкны үз өстенә алган гаиләләргә аерым рәхмәтемне җиткерәм. Изге йөрәкләрегез һәм күңел юмартлыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм авыр хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.

Безнең республикада елдан-ел талантлы, иҗади сәләтле балалар үсүче ныклы һәм тату гаиләләр күбрәк булсын. Барлык Татарстан гаиләләренә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, бердәмлек һәм үзара аңлашу телим!

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинетының

ГХАТ идарәсе башлыгы                                                                                     Г.Р. Нигъмәтуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International